news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татфондбанк клиентларына акчаны кире кайтару 26 декабрьдә биш банкта башланачак

Татфондбанк клиентлары паспорт һәм гариза белән әлеге банкларга мөрәҗәгать итә ала.

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Татфондбанк клиентларына иминият түләүләре "Сбербанк", ВТБ 24, "Россельхозбанк", "ФК Открытие" һәм "Ак Барс" банклар аша башкарылачак, алар 2016 елның 26 декабрендә башланачак, дип хәбәр итә. "Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы" Дәүләт корпорациясе (АСВ).

"Вкладчыларның кайсы банкка караганлыгы турындагы хәбәр 23 декабрьгә кадәр АСВ рәсми сайтында урнаштырылачак. Акчаны алу өчен вклдачыларга агент-банкка паспортны күрсәтеп, акчаны кирү кайтару турында гариза язарга кирәк булачак. Гариза бланклары агент-банкларда бирелә", - дип хәбәр итә АСВ матбугат хезмәте.

АСВ Татфондбанк клиентларын агент-банкларның Яңа ел бәйрәмнәрендәге эш тәртибе белән өстәмә таныштырачак. Игълан АСВ сайтында 30 декабрьгә кадәр урнаштырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot