news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татфондбанк кертемчеләренә түләүләр 57 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк

Татфондбанк кертемчеләренә түләүләр 29 декабрьдән дә соңга калмыйча түләнә башлаячак, агент банклар 21 декабрьгә кадәр сайланачак.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының (АСВ ) Татфондбанк кертемчеләре алдындагы иминият җаваплылыгы күләме 57 млрд сумнан артык булырга мөмкин. "Интерфакс" агентлыгына АСВ хәбәр итүенчә, Татфондбанкның 1 октябрьгә рәсми хисап мәгълүматлары буенча физик затларның, шул исәптән шәхси эшмәкәрләрнең банкка гомуми кертем суммалары 77 млрд сумны тәшкил иткән. Әлеге суммадан АСВның иминият түләүләрен кайтару буенча алган йөкләмәсе 57,6 млрд суммада.

"Кертемчеләр алдында кертем структурасын һәм күләмен банк вазифаларын вакытлыча формалашкан администрация реестры билгеләячәк. Реестр иминият очрагы кергәннән соң җиде көн эчендә формалаша", - дип белдерделәр АСВда.

Үзәк банк пәнҗешәмбе көнне Татфондбанк кредиторлары таләбен канәгатьләндереп мораторий кертте. Закон буенча бу иминият очрагы булып санала. Татфондбанк кертемчеләренә түләүләр 29 декабрьдән дә соңга калмыйча түләнә башлаячак, агент банклар 21 декабрьгә кадәр сайланачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100