news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татфондбанк кертемчеләренә 43,2 млрд сум акча кайтарылган - АСВ

Бу иминиятләштерү җаваплылыгының 80,3 процентын тәшкил итә.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). "Кертемнәрне иминиятләштерү" дәүләт корпорациясе Татфондбанк кертемчеләренә 43,2 млрд сум акчаларын кайтарды, бу агентлыкның иминиятләштерү җаваплылыгының 80,3 процентын тәшкил итә дип хәбәр итә АСВ матбугат хезмәте.

Акчалар биш банк аркылы - Сбербанк, ВТБ 24, "Россельхозбанк", "ФК Открытие", "АК БАРС" аркылы кайтарыла.

АСВ 2016 елның 26 декабреннән Татфондбанк кертемчеләренә акчаларын кайтара. 

Татарстанда иминят акчаларын 98 мең кеше алды, бу иминиятләштерелгән суммаларның 72,2 процентын тәшкил итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot