news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татфондбанк кертемчәләре таләбе нәтиҗәләрен 6 мартта җиткерәчәкләр

Татарстан юстиция министры Россиядә банк лицензиясен кире кайтару очраклары булганлыгын әйтте.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Татарстан хөкүмәте Татфондбанк кертемчәләренең Россия Банкы тарафыннан алынган лицензиясен кире кайтару дәгъвасын карау нәтиҗәләрен дүшәмбе, 6 мартта, җиткерәчәкләр. Бу хакта шимбә көнне Татарстан юстиция министры Лариса Глухова җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

"Хөкүмәт кертемчәләренең дәгъвасын карау нәтиҗәләрен дүшәмбе көнне хәбәр итәчәк. Канун тарафыннан банк лицензиясен кире кайтаруга шикаять бирү рәсми хәбәр басылганнан соң 30 көн дәвамында каралган. Россиядә, практикага күз салсак, андый прецедентлар булды. Әмма барысы да төрле шартларда, ягъни һәр очракны аерым карау кирәк", – диде ул.

Алдан лицензияләре алынган Татарстан банкларының (Татафондбанк, Интехбанк, Анкор банк) 100ләп клиенты республика хөкүмәте бинасына килеп, премьер-министр Илдар Халиковка акчаларын кайтару, шулай ук Үзәк Банк тарафыннан Интехбанк һәм Татфондбанк лицензияләрен кире кайтаруны дәгъвалау таләбе белән ультиматум тапшырды. Премьер-министр дүрт кертемчене кабул итте һәм ультиматумны алды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot