news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татфондбанк эшкуар-клиентлары микрозайм алырга 161 гариза биргән

Татарстанның Эшкуарлыкка ярдәм фондына килгән гаризалар буенча 241,5 млн сум акча турында сүз бара.

 (Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). “Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды”коммерциячел булмаган оешмасына Татфонбданкта акчалары тик ятарга мәҗбүр ителгән эшкуарлардан ташламалы шартларда микрозайм алуны сорап 161 гариза килгән – бүгенге мәгълүматлар шундый. Гаризаларда күрсәтелгәннәрнең суммасы 241 млн 512 мең сум тәшкил итә, дип белдерә Татарстан Икътисад министрлыгы.

Эшкуарлыкка ярдәм фондына “кайнар линия” буенча 1776 эшкуар мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 1088е – ташламалы шартларда микрозайм алу мәсьәләсе буенча.

Искәрмә. 2016 елның 14 декабрендә Татфондбанк клиентларына банкоматлар аша хисап-касса хезмәте күрсәтүне туктатты һәм акча салдыруга чикләү кертте. Икенче көнне Үзәк банк кредиторлар таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий кертте һәм Татфондбанкка вакытлыча администрация билгеләде. Элеккеге административ органнар вәкаләтләре туктатылды. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы моны иминият очрагы дип таныды. 21 декабрьдә агентлык банк-агентлар сыйфатында 5 кредит оешмасын сайлап алды: Саклык банкы, «ВТБ 24» банкы, Россельхозбанк, «ФК Открытие» һәм «Ак Барс» банклары. Татфондбанк кертемчеләренә шулар аша акча 26 декабрьдән түләнә башлады.

ТФБта акчалары тик торырга мәҗбүр ителгән эшкуарларга ярдәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республика Икътисад министрлыгы карамагында эшче төркем оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100