news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татфондбанк эше буенча тагын өч топ-менеджер тоткарланган

Хәзерге вакытта тоткарланучыларның иреген вакытлыча чикләү мәсьәләсе карала.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татфондбанк эше буенча тагын өч кеше тоткарланды, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Билгеле булганча, «Татфондбанк» ГАҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары - 34 яшьлек Рамил Насыйров; «Яңа нефтехимия» ҖЧҖ директоры -  52 яшьлек Рамил Сафин һәм «Роял Тайм Групп» ҖЧҖ генераль директоры - 40 яшьлек Елена Леушина тоткарланган.
Хәзерге вакытта тоткарланучыларның иреген вакытлыча чикләү чаралары хәл ителә.

Искәртеп үтик, «Татфондбанк» ГАҖ идарәсенең элеккеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты 52 яшьлек Роберт Мусинга карата «Аеруча зур күләмдә мошенниклык» маддәсе нигезендә җинаять эшен тикшерү бара.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 2016 елның августында «Татфондбанк» ГАҖ хезмәткәрләре, кредит алып, үз максатларында куллану максатыннан, башка акционерлык җәмгыятьләре белән кредит килешүләре тәэмин ителгән югарыликвидлы активлар барлыгын раслап, Россия Үзәк банкына фиктив мәгълүматлар тапшырган. Соңыннан алган 3 миллиард күләмендәге кредит акчалары «Татфондбанк» ГАҖенең аффилировланган оешмалары исәп-хисабына күчерелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100