news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татфондбанк эше буенча «Сувар Девелопмент»ның ике топ-менеджеры тоткарланды

Тикшерүчеләр аларны кулга алу буенча судка үтенеч белән мөрәҗәгать итте.

Татфондбанк эше буенча «Сувар Девелопмент»ның ике топ-менеджеры тоткарланды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Казанда Татфондбанк эше буенча «Сувар Девелопмент» компаниясе генераль директоры Андрей Мочалов һәм аның урынбасары, финанс  директоры Денис Семенов тоткарланды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хокук саклау органы чыганагы җиткерде.

Тикшерүчеләр аларны кулга алу буенча судка үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Якын арада Совет районы суды аларга карата чикләү чараларын сайлаячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100