news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татфондбанк эше буенча кулга алынучыларның адвокатлары Югары судка апелляция биргән

Әлегә кулга алуны кире карауның көне билгеле түгел, бәлки җомга, 17 февраль булыр - Руслан Нагиев.

Татфондбанк эше буенча кулга алынучыларның адвокатлары Югары судка апелляция биргән
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). Татфондбанк hәм "ТФБ-Финанс" ның сак астына алынган хезмәткәрләре Мерзляков, Абдулманов hәм Тимербаевның адвокатлары Югары судка апелляция жалобасы тапшырганнар. Бу хакта ТАССка Рөстәм Тимербаевның адвокаты Руслан Нагиев хәбәр иткән. 

"Мин hәм Мерзляков белән Абдулмановның адвокатлары Югары судка апелляция тапшырдык. Әлегә кулга алуны кире карауның көне билгеле түгел. Бәлки җомга, 17 февраль булыр", - дигән Нагиев.

Әлеге хәбәрне Мәскәү адвокаты Ирина Хрунова да җөпләгән (Pussy Riotны да яклаган иде). Ул Татфондбанк идарәсе рәисе урынбасары Вадим Мерзляковның адвокаты. Хрунова да әле тыңлау вакыты билгеле түгел дигән.

Исегезгә төшерәбез: 10 февральдә Казанның Совет районы суды тикшерү үтенече буенча «Татафондбанк» идарәсе рәисе урынбасары Вадим Мерзляковны 2 апрельгә кадәр кулга алу турында карар игълан иткән иде.

Тикшерүчеләр үтенечен судта дәүләт гаепләүчесе дә хуплады. Тикшерү Мерзляков эшен тикшерү барышында комаучау итәргә яки җинаять эшчәнлеген дәвам итәргә, шулай ук гадел хөкемнән качарга мөмкин дип саный. Мерзляков «ИК '’ТФБ Финанс'’та "Аеруча зур күләмдәге мошенниклык» маддәсе буенча шикләнелеп, кулга алынган дүртенче кеше булды.

Полициягә 100дән артык гариза кергән, беренчел мәгълүматлар буенча гына да килгән зыян 90 млн сумнан артык.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100