news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татфондбанк Башкортстандагы ресторан-кунакханә комплексы хуҗаларыннан 99,7 млн таләп итә

Банк таләпләре кредиторлар реестрының өченче этабына кертелгән булган.

 (Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Татфондбанк юристлары декабрьдә Арбитраж судның аппеляцион инстанциясен ресторан-кунакханә комплексы хуҗаларына карата үзләренең 100 млн сум диярлек сумма таләп итүләренең нигезле булуын ышандыра алган.

Искәртеп үтәбез: быел 26 октябрьдә Башкортстан Арбитраж суды Татфондбанкка бурычлы шәхси эшкуар Соня Мартиросянны банкрот дип таныды.

“Татфондбанк” гавами акционерлык җәмгыяте, эшкуар Митросянның кредит килешүләре һәм җаваплылыкны үз өстенә алу турындагы килешүе йөкләмәләрен тиешенчә үтәмәвенә сылтап, Арбитраж судка бурычлының бөлгән (банкрот) булуын тануын, 164 078 152 сум күләмендә акча таләп итүне бурычлының кредиторлары таләпләре реестрына кертүне сорап гариза белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта эш материалларында күрсәтелгән.

Суд 4 кредит килешүе буенча Татфондбанк алдында бурычының 99,73 млн сумын милек залогы белән тәэмин ителгән кредиторлар реестрының өченче этабына керткән.

2012-2014 елларда Татфондбанк шәхси эшкуар С.С.Мартиросянга Уфа читендәге “Жемчужина” ресторан-кунакханә комплексына кредит биргән булган. Мартиросян белән “Татфондбанк” гавами акционерлык җәмгыяте арасында 75 млн сумлык гомуми суммада 4 кредит килешүе һәм “Жемчужина “ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен 58,9 млн сум акча җаваплылыгын үз өстенә алу турында 1 килешү төзелгән. Исәпләүләр буенча, барлык килешүләр буенча бурыч 167 млн сум тәшкил итә, моңа килешү шартларын үтәмәгән өчен түләнә торган штрафлар да керә. 2016 елның октябрендә суд Татфондбанк таләпләрен таныды һәм күзәтү процедурасы кертү турында карар чыгарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100