news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татфак студентлары Бөтенроссия “Ана теле-2019” бәйгесендә чираттагы җиңү яулаган

Бәйгенең төп максаты – балаларга белем бирү, аларны татар теле һәм әдәбияты белән кызыксындыру.

Татфак студентлары Бөтенроссия “Ана теле-2019” бәйгесендә чираттагы җиңү яулаган
Луиза Замалиева

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары Уфа шәһәрендә үткән М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында Бөтенроссия “Ана теле-2019” конкурсында җиңгән. Бу хакта “Татар-информ”га КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты Луиза Җамалиева хәбәр итте.

“Әлеге конкурста студентларыбыз ел саен катнаша. Быел да алар бик уңышлы чыгыш ясап, җиңү яулап кайтты: Индир Макаров “Иң яхшы дәрес”, Энҗе Низамова “Иҗади номерны иң яхшы башкаручы” номинациясендә лауреат, Динә Сәйфетдинова 2нче урынга, Лариса Долгова 1нче урынга лаек булды”, - диде ул.

“Ана теле” конкурсында беренче урын яулаган Лариса Долгова узган ел татар әдәбияты, быел татар теле дәресен сайлаганын сөйләде. “Югары нәтиҗәләргә ирешер өчен мин ике юнәлештә дә үземне сынап карарга булдым. Быел дәресләрне Уфаның 65нче гимназиясендә күрсәттем. Безне билгесез сыйныфларга керттеләр. Дәрес планын үзеңә алдан сайлап, эшкәртеп куясы”, - диде ул.

Лариса Долгова Татарстан Республикасыннан көчле команда булып әзерләнеп барганын искәртте. “Татарстанны, аерым алганда, КФУны тәкъдим иткәндә горурлык хисләрен тойдым. Без дизайн кафедрасы тарафыннан башкарылган кул эшләнмәләрен дә бүләк иттек”, - диде ул.

Җиңүче сүзләренчә, бәйгедә конкуренция көчле булган. “Барлыгы унике студент көч сынашты. Конкурсны визиткадан башладык, сәхнәдә иҗади номер – үз-үзеңне күрсәтү булды, жюри рәисләре портфолионы бәяләделәр. Педагогик эссе язу этабы да бар иде, мин театр белән мәктәпнең бәйләнеше турында яздым”, - ди Лариса Долгова.

Студентларны конкурска әзерләгән укытучыларга – татар теле белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдиновка һәм татар әдәбияты кафедрасы доценты Луиза Җамалиевага рәхмәт хатлары тапшырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100