Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«ТАТФАЙТ» көрәш лигасы җитәкчесе балаларны хәрби сәнгать төрләренә бирергә өндәде
Александр Даренков сүзләренчә, көрәш төрләре баланың характерын формалаштыра, көчен арттыра, җаваплылык һәм дисциплинага өйрәтә.
«ТАТФАЙТ» халыкара профессиональ көрәш лигасы генераль директоры, ТР атказанган тренеры Александр Даренков ата-аналарны баларын хәрби сәнгать төрләре, аерым алганда катнаш көрәшкә бирергә өндәде. Ул бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә әйтте.
«Көрәш төрләре хәзер Россиядә дә, Татарстанда да иң массакүләм спорт хәрәкәте. Татарстанда әти-әниләргә сайлау мөмкинлеге бар. Алар балаларын хәрби сәнгать, аерым алганда катнаш көрәшкә бирсеннәр иде. Чөнки без шәхесне төрле яклап үстерүгә өстенлек бирәбез. Безнең максат – характер формалаштыру, көчне арттыру, җаваплылык тәрбияләү. Күп игътибарны патриотлык, рухи яктан тәрбиягә юнәлдерәбез», – диде ул.
Александр Даренков сүзләренчә, Татарстанда көрәш төрләре көнчыгыш һәм көнбатышта популяр булган көрәш нигезләренә карап өйрәтелә.
«Бөтен көнчыгыш көрәшләре дә башны ию, кул кысу белән башлана һәм тәмамлана. Көнбатыштагы көрәшләрдә киресенчә шоу ясыйлар. Без Татарстанда көнбатыш популярлыгын көнчыгыш этикеты белән бергә кушабыз. Спорт көрәше, кикбоксинг кебек көнбатыш көрәшләренә без көнчыгыш көрәше нигезләрен – җаваплылык, тәрбия һәм дисциплина бирергә тырышабыз», – дип сөйләде Александр Даренков.
Россия көрәш сәнгате берлегенең ТР буенча филиалы Вице-президенты, ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев спорт секцияләре сайлаганда әти-әниләрне игътибарлы булырга өндәде.
«Ата-аналар балаларын хәрби сәнгать буенча спорт секцияләренә биргәндә тренерларның лицензиясен карасыннар иде. Баланы рухи һәм физик яктан дөрес тәрбияләп, дөрес көрәш фәлсәфәсе бирә алсын өчен тренерның Россия хәрби сәнгать төрләре союзыннан алынган лицензиясе булырга тиеш. Лицензия тренерның профессиональлеген күрсәтә», – диде Эдуард Шәрәфиев.
Хәрби сәнгать төрләре – ушу, каратэ, катнаш көрәш белән 4-5 яшьтән шөгыльләнә башларга була. Секцияләргә кызлар да йөри ала. Секцияләргә язылу өчен белем бирү оешмаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук, хәрби сәнгать төрләре союзы сайтында да кирәкле мәгълүмат белән танышып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз