news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтештәге агрофирма җитәкчесе җәйге корылыкка яздан ук әзерләнергә кирәклеген әйтте

Тәтештәге агрофирма җитәкчесе җәйге корылыкка яздан ук әзерләнергә кирәклеген әйтте
Ралинә Сәлимова

Тәтеш районының «Нур» агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиев җәй айларында корылык көтелгәнгә күрә, чәчү эшен башкарганда бөтен чараларны яздан ук күрергә кирәклеген әйтте. 

 «Быел корылык булыр, дип әйтәләр. Булмасын иде инде. Ничек булса да, без һава торышына карап тормыйбыз. Үзебездән торганны, технология таләп иткәнне эшлибез: җирне эшкәртәбез, орлыкны сыйфатлы итеп чәчәргә тырышабыз, ашламалар кертәбез, саклау чараларын кулланабыз. Калганы – Аллаһы Тәгалә кулында», – диде ул.

Аның сүзләренчә, язның иртә килүенә карамастан, бөтен эшне вакытында башкарырга кирәк. «Яз иртә килде, әмма тырмага да, чәчүгә дә үз вакытында керергә кирәк. Иртә керсәң, җир тыгыз, салкын, ә соңга калсаң, кипкән, коры була. Мәсәлән, орлыклар юешкә төшергә тиеш. Югыйсә ул тишелмәячәк», – дип сөйләде ул. 

 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot