Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тәтештә «ВИЧ-СПИД. Мифлар һәм чынбарлык» акциясе узды
Кичә шәһәр халкы һәм «Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте» студентлары өчен Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә «Форпост» студентлар иминлек хезмәте активистлары «ВИЧ-СПИД. Мифлар һәм чынбарлык» дигән акция уздырды. Бу хакта «Форпост» үзәге хәбәр итә, дип яза «Тәтеш таңнары» газетасы.
Шәһәр халкы безнең җәмгыятьтә СПИД проблемасын аңлауның мөһимлеген символлаштырган кызыл тасмалар алды. Активистлар профилатика чаралары турында мәгълүмат бирде һәм акциядә катнашучыларга «Һәркемгә белергә кирәк булган ВИЧ – инфекция фактлары!» дип аталган листовкалар таратты. Акция ВИЧ һәм ВИЧ-инфекция йоктыру юллары турындагы мифларны таратырга ярдәм итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз