Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тәтештә Шәһәр һәм муниципаль район башлыгын сайладылар
Тәтеш муниципаль районында шәһәр Советының һәм бишенче чакырылыш район Советының беренче утырышлары узды. Төп карарларның берсе - Рәмис Сафиулловны район һәм шәһәр башлыгы итеп яңадан сайлау. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.

Утырыш администрациянең зур залында узды. Анда Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Әгъзам Гобәйдуллин, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, районның соңгы еллардагы эш нәтиҗәләрен билгеләп үтте.
Аның сүзләренчә, Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә 11 ел эчендә районда зур уңышларга ирешелгән: социаль объектлар төзелгән һәм капиталь ремонтланган, яңа эш урыннары булдырылган, Авыл хуҗалыгы ныгытылган, торак пунктлар төзекләндерелгән.

Рәмис Сафиуллов үзе депутатларга ышанычлары өчен рәхмәт белдерде һәм аны яңадан сайлау турындагы карарны зур җаваплылык буларак кабул итүен ассызыклады.
«Районда соңгы еллардагы барлык казанышларга команданың бердәм эшләве һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм шәхсән республика Рәисе ярдәме нәтиҗәсендә ирешелде. Бу ярдәм безгә ышанычлы рәвештә алга барырга мөмкинлек бирә», - диде ул.
Район башлыгы яңа срокка төп бурычларны билгеләде: инфраструктураны үстерү, социаль объектларны төзү һәм ремонтлау, юлларны яңарту.
«Бүген безнең өчен иң төп бурыч – кешеләрнең тормышы өчен уңайлы шартлар тудыру. Нәкъ менә шушы принцип безнең эшебездә нигез булып тора. Безнең бөтен көчебез район халкына яхшырак, уңайлырак һәм перспективалырак яшәү шартлары булдыруга юнәлтелгән. Үз ягымнан, мин сезнең өметләрегезне аклар өчен һәм Тәтеш җиренең чәчәк атуы өчен бөтен көчемне, тәҗрибәмне һәм белемемне куярмын», - диде Сафиуллов.

Узган сайлау нәтиҗәләре буенча Тәтеш районында барлык җирлекләрдә 161 депутат сайланды. Хәзер Совет тулысынча формалашкан, бу территорияне алга таба үстерү өчен яңа перспективалар ача.
Утырыш азагында ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе депутатларны вазифага керешүләре белән котлады һәм аларга район халкы файдасына конструктив эш алып баруларын теләде.
Фото: Тәтеш районының матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз