Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәтештә күп балалы гаиләгә сайлау участогында бүләкләр тапшырдылар
Тәтештән яшәүче Рамил һәм Анастасия Баукиннар гаиләсендә мартта өченче бала туган. Бүген, Президент сайлауларының беренче көнендә, алар беренчеләрдән булып авыл хуҗалыгы техникумында урнашкан сайлау участогына килгән.
«Без иртәдән сайлау участогына килеп үзебезнең тавышны бирергә булдык. Балаларыбызның киләчәге өчен сайладык, чөнки аларның иртәгесе өчен тыныч булу мөһим», - дип белдерде Баукиннар.
Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лариса Дианова һәм Тәтеш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмис Гарипов Рамил белән Анастасиягә туу турында таныклык һәм бүләкләр тапшырган. Гаилә өчен бу көтелмәгән куаныч булган.
«Туу турындагы таныклык тапшыруны без дәүләт башлыгы постына кандидат өчен тавыш бирүнең беренче көненә туры китерергә булдык. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында электрон рәвештә, медицина таныклыгы нигезендә, ир белән хатын «Бала туу» суперсервисында кыз баласы туу турында гариза теркиләр. Әлеге суперсервис ата-аналарга ЗАГС бүлегенә килмичә документларны дистанцион рәвештә ясатып алу мөмкинлеге бирә», - дип сөйләде Лариса Дианова.
15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗО), вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
Үз сайлавын 3 миллионга якын татарстанлы ясаячак. Алар 15, 16 һәм 17 мартка кадәр 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала.
Сайлаулар уздыру сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тарафыннан башкарыла. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
- Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлау 15, 16 һәм 17 мартта үткәрелә. Сайлауларга дүрт кандидат кертелгән: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз