news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районында Габдулла Тукайның туган көненә конкурс үткәрелә

Тәтеш районында Габдулла Тукайның туган көненә конкурс үткәрелә
Фото: "Татар-информ" архивыннан

26 апрель көнне татар халкы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне якынлаш­канда районда конкурс игълан ителә. Бу хакта «Тәтеш таңнары» яза.

Анда рай­онның бе­лем бирү учреж­дениеләре, шу­лай ук Тәтеш җирлегендә яшәүче һәркем катнаша ала.

Бәйгегә Габдулла ­Тукай әсәр­­ләре буенча ясалган кул эш­ләнмәләрен һәм рәсемнәрне районның ба­ла­лар сәнгать мәктәбенә (адресы: Тәтеш, Ле­нин урамы, 94нче йорт) тапшырырга, үзегез иҗат иткән шигырьләрне «Авангард» газетасы редакциясенә (адресы: Тәтеш, Свердлов урамы, 59нчы йорт) җибәрергә яки китерергә кирәк.

Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89375256919 (Асия Ибраһимова).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100