news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтештә «Батырлык һәм намус» дип исемләнгән концерт була

20 февраль Тәтеш район мәдәният йортында Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы кысаларында «Батырлык һәм намус» театральләштерелгән концерт программасы була. Ул Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Бу хакта «Тәтеш таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Концерт 17.30 сәгатьтә башлана.

Керү чакыру билетлары буенча, аларны район мәдәният йорты кассасыннан алырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 89991550395, 25758.

news_right_1
news_right_2
news_bot