Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тәтешнең «Кадрия» мәчетендә «Тәтеш азаны‑2026» курсы ачылды
Тәтешнең «Кадрия» мәчетендә «Тәтеш азаны‑2026» уку курслары старт алды. Беренче дәрескә 30га якын бала, шулай ук авыл мәчетләре имамнары һәм мөгаллимнәре җыелды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте.
Чараны «Рухи моң» иҗади берләшмәсе оештырган. Катнашучыларны Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов һәм алып баручы Марсель Әхмәдуллин сәламләгән. Алар үткәргән мастер-класс балалар өчен бик файдалы дәрес булган — яшь мөселманнар теоретик белем алып кына калмаган, азан әйтү алымнарын шунда ук практик яктан да сынап караган.
Укучылар азан әйтү үзенчәлекләренә төшенгән: теорияне анализлаган, интонацияләр өстендә эшләгән һәм дөрес әйтү серләренә төшенгән.
Алга таба укулар дистанцион форматта дәвам итәчәк: өч атна дәвамында балалар тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнәчәк һәм тавыш белән эшләү осталыгын камилләштерәчәк.
Курс 4 ноябрьдә — Халыклар бердәмлеге көнендә узачак Азан әйтү бәйгесе белән тәмамланачак.
Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Алар шулай ук «Татар азаны‑2027» республика конкурсына чакыру алачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз