news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтешнең җиңел атлетчылары командасына авылдашлары бөртөрле яңа спорт киеме бүләк иткән

Тәтешнең җиңел атлетчылары командасына авылдашлары бөртөрле яңа спорт киеме бүләк иткән
Фото Тәтешнең спорт мәктәбеннән

Тәтештә туып-үскән Фиргать Җиһаншин спорт мәктәбендә шөгыльләнүче җиңел атлетчыларга бертөрле спорт киемнәре сатып алырга ярдәм иткән.

Тренер Рәшит Габдрахманов шәкертләре яңа киемнәреннән канәгать. Аның әйтүенчә, ­Фиргать Җиһаншиннан алар бер­ничә тапкыр бүләк алган.

«Фиргать – мәрхәмәтле кеше. Ул безгә әле тагын йөгерү өчен махсус аяк киеме, йөгерү киеме, җиңел атлетика өчен кирәк-ярак­лар алырга да ярдәм итте. Яңа елга балаларга бәйрәм өстәле оештырды. Шушы араларда без Казанга ярышка бардык, анда безне Җиһаншиннан бүләк ителгән бер төрле спорт киемнәреннән күреп, күп­ләр хәтта көн­ләшеп тә ­куйды», – диде тренер

Тренер фикеренчә, спорт киемнәре яшь спортчыларга яхшы этәргеч булып тора. Аны бары тик район җыелмасы әгъзалары гына алган.

 

Тулырак: http://tetyushy.ru/news/sport/tteshne-iel-atletchylary-yaa-kiemnn-shgylln

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100