news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтешле китапханәчесе: Татар китапларына ихтыяҗ бик зур

Татар басмалары фонды искерә, туза бара, яңалары җитми.

Тәтешле китапханәчесе: Татар китапларына ихтыяҗ бик зур
Фото: © «Татар-информ», Рифат Каюмов

Башкортстанның Тәтешле авылы китапханәчесе Альбина Әхмәтҗанова халык тарафыннан татар китапларына ихтыяҗ бик зур булуын белдерде.

«Бездә халык укырга ярата. Татар китапларына ихтыяҗ бик зур. Татар басмалары фонды искерә, туза бара, яңалары җитми. Бүләккә китап бирүче иганәчеләр булса, рәхмәтле булыр идек», - диде Альбина Әхмәтҗанова.

Китапханәче сүзләренчә, яңа татар басмалары җитмәгәч, укучылар «Казан утлары» журналлары укыйлар. Китапханәчеләр халык сораган әсәрләрне табып бирү өчен һәр журналда чыккан язмалар, авторлар исемлеген төзеп куйганнар. Кулдан-кулга йөргән журналлар да инде шактый таушалган.

Бүген Тәтешле китапханәсендә «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон һәм «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин булды. Алар бүләккә берникадәр газета-журналлар, китаплар алып килде. «Татар әдәбиятына ихтыяҗ шулкадәр зур булуын белгән булсак, китапларны күбрәк алып килгән булыр идек», - диде Ләбиб Лерон.

Башкортстанның Тәтешле районы татар дөньясына Әнгам Атнабаевны, Саҗидә Сөләйманованы, Гали Чокрыйны, Хания Фәрхине, Салават Фәтхетдиновны, Рәзил Камаловны биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100