news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында йөкле хатыннар өчен күңелле очрашу булган

Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында «Йөкле хатыннар көне» дигән бәйрәм рухындагы чара булган. Хатын-кызлар консультациясенә йөклелелекне тикшертү буенча килгән район хатын-кызлары мондый очрашуга һәм күркәм чарага бик сөенгән. Бу турыда «Тәтеш таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Булачак әниләрне үзәк район хастаханәсе психологы Татьяна Матаева котлап, аларга «Гаилә һәм балачак» хәйрия фондыннан, шулай ук «Умиление» аналарны һәм балаларны яклау үзәгеннән бүләкләр тапшырды. Бу хакта «Тәтеш таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Акушер-гинеколог Назымгөл Җәләлетдинова үз карамагындагыларга үгет-нәсихәт һәм мөһим киңәшләрен әйткән. Булачак әниләр үз теләкләре буенча психологик тренинг үткәннәр.

«Бүгенге бәйрәм безнең өчен күңелле сюрприз булды, безнең борчылу һәм дулкынлану да кимеде, белгечләрнең хуплау сүзләре, безнең барысы да яхшы булачагына ышаныч өстәде», - дип уртаклашкан булачак аналар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100