news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш урман хуҗалыгы белгечләре урман питомнигында чәчүлекләрне тикшереп тора

Тәтеш урман хуҗалыгы белгечләре урман питомнигында чәчүлекләрне тикшереп тора
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтеннән

«Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында базислы урман питомнигында чәчүлекләрне карау буенча эшләр алып бара. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Чаралар комплексына туфракны йомшарту, чүп үләннәрен юк итү, тукландыру, су сиптерү, авырулар һәм корткычларга каршы көрәшү керә, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов. – Шулай итеп, без чәчүлекләрнең үсеше өчен оптималь шартлар тудырабыз».

«Быел питомникта 0,6 гектар мәйданда чәчелде. Нарат, имән, каен һәм корычагач орлыклары чәчелде. Каеннан кала, үсентеләр яхшы. Ике, өч еллык чәчүлекләрне карап тотуга да аерым игътибар бирелә», – диде ул.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте» һәм «Урман янгыннарыннан килгән зыян» дигән ике максатчан индикатор билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100