news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтеш районында татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарда катнашты

Тәтеш районы Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Туган телне өйрәнү һәм үстерү - милли мәдәниятне саклау гарантиясе» темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары узды. Бу хакта «Тәтеш таңнары» хәбәр итә.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ачык дәресләр, «Поэзияң, Тукай, дәүәм итәй» дигән 1-11 укучылар өчен әдәби марафон үткәрде һәм «Салават күпере» театр студиясенең «Жырлап үткән җәй» спектакле күрсәтелде.

Семинар ахырында түгәрәк өстәлдә катнашучылар алынган мәгълүматның актуальлеген, файдалылыгын һәм яңалыгын билгеләп үттеләр.

Семинар укыту процессында мәктәп укучыларында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга ярдәм итүче педагогларның югары дәрәҗәдәге методик активлыгын күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot