Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тәтеш районында «Татар кызы – 2026» бәйгесенең зональ этабы узды
Тәтеш район мәдәният йортында Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүче Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе тарафыннан оештырылган Республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең зональ этабы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зональ этапта Тәтеш, Апас, Буа, Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнарыннан килгән кызлар көч сынашты. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән «Татар кызы» дирекциясенең башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде, бәйгенең татар телен, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклаудагы әһәмиятен ассызыклады.
Бәйге нәтиҗәләре буенча «Татар кызы – 2026» Республика бәйгесенең ярымфиналына түбәндәге катнашучылар үтте:
- Галиева Алия (Тәтеш районы),
- Ибраһимова Аделя (Буа районы),
- Новосёлова Диана (Апас районы).
Бүгенге көндә барлык зональ этаплар тәмамланды, алда катнашучыларны ярымфинал көтә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз