news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районында Җиңү көненә бәйрәм чаралары программасы тәкъдим ителде

Тәтеш районында Җиңү көненә бәйрәм чаралары программасы тәкъдим ителде

Тәтештә Җиңү көненә бәйрәм чаралары программасы тәкъдим ителде

Иртәнге сәгать унда тантаналы митинг була. 11.00 сәгатьтә «Җиңүле май!» дигән музыкаль-шигъ­ри программа (үзәк китапханә бинасы янында) һәм шашка һәм шахмат ярышлары (үзәк парк) планлаштырылган.

15 сәгатьтә район мә­дәният йорты мәйда­ныннан Свердлов урамы буйлап Дан Мемориалына кадәр «Үлемсез полк» колоннасы йөреше, 15.20 сәгатьтә «Үлемсез полк» митингы (Дан Мемориалы) көтелә. Бу турыда «Тәтеш таңнары» хәбәр итә.

19.00 сәгатьтә – «Сугыш еллары җыр­лары» дигән концерт программасы (үзәк стадион), 20 сәгатьтә кичке күмәк бәйрәм (үзәк парк), 22 сәгатьтә бәйрәм ­салюты көтелә.

Бәйрәм чаралары уңаеннан 9 майда 8.00-23.00 сәгатькә кадәр Свердлов һәм Ленин урамнары кисешкән урыннан алып Ленин – Горький урамнары чатына кадәр, 19.00 сәгатьтән Ленин – Горький урамыннан алып Ленин – К. Либкнехтка кадәрге учас­токлар ябылып  торачак.  

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100