news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районында иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы ачыкланды

Тәтеш районында иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы ачыкланды
Фото: vk.com/obrazovaniye.tetyshi

Тәтеш районында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» муниципаль бәйгесенең йомгаклары буенча Бидәнге төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Гөлнара Юнысова җиңүче булды. Ул Бөтенроссия конкурсының зона этабында Тәтеш районы данын яклаячак. Бу хакта «Тәтеш таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Тәтешнең Павел Ханжин исемендәге 1нче урта гомуми белем мәктәбе туган тел һәм әдәбият укытучысы Гөлнур Хәсәнова һәм Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Рәзилә Хәйруллина призерлар булды.

Конкурста катнашучыларның барысына да ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм үз осталыкларын камилләштерүләрен дәвам итәргә телибез, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100