Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәтеш районында I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенә йомгак ясалды
Татарстанның Тәтеш районында I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенә йомгак ясалды.
Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре һәм бәйгедә катнашучылар бүген Тәтеш районының төрле авылларында булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Бакырчы авылында узды. Мәктәп, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, укучылар кунакларга су юлын күрсәтү йоласын тәкъдим итте.
Тәтеш районында «Ак калфак» оешмасы рәисе, «Колос» агрохуҗалгы җитәкчесе Римма Сафиуллова үз исеменләге бодай культурасыннан ясалган икмәк белән каршы алды. «Без авыл халкы, безнең эшебез кырда. Без иген игәбез, ипи пешерәбез», – диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров төрле төбәкләрдәге чәй җитештерүчеләрне бергә туплауларын әйтте.
«Татарны татар итеп күрсәткән күренешләрдә вак мәсьәләләр юк. Безнең төп максат – татар брендларын булдыру һәм таныту. Без бүгенге көндә татар аты, татар шәле, татар балы һәм башка төшенчәләләрне кертә алдык. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында эшмәкәрләренең продукциясен тәкъдим иткән вакытта татар чәен аерым яссылыкта күрсәттек. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан безгә татар чәе брендын булдыру буенча күрсәтмә бирелде», – дип сөйләде ул.
«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, 15 төбәктән 87 катнашучы булган. «Ак калфак» хатын-кызлары 2014нче елдан чәй белән шөгыльләнә. Һәр җирлекнең үз чәе бар. Бу эш зур проект булып башланды. Тәтеш районының Келәш авылында «Май уны» йоласы сакланган. Бакырчы авылында мәктәп укучылары чәй бренды булдырган», - дип сөйләде ул.
Бакырчы урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары «Бакырчы чәе» бренды белән бәйгедә җиңүче дә булган. Мәктәп директоры Роза Сәлимҗанова сүзләренчә, чәйләр агросыйныф кысаларында ясала.
«Үткән уку елында мәктәбебездә агросыйныф ачылды. Бер юнәлеш итеп үләннәрдән чәй ясауны башладык. «Бакырчы чәе»н бренд итеп тәкъдим итәбез. Россия күләмендә күрсәтәбез килә. Быел бакча җимешләреннән такта чәе дә ясый башладык», – диде ул.
Бәйгедә җиңүчеләр исемлеге:
«Иң яхшы гаилә бизнесы» номинациясе
1 урын – Рамил Кәбиров (Төмән өлкәсе)
2 урын – Рәмзия һәм Ринас Хәлимдаровлар ( ТР, Балтач районы)
3 урын – Ләйсән Сираева Ләйсән (Башкортстан Республикасы)
«Иң яхшы бренд» номинациясе
1 урын – Рамил Яруллин (Лаеш районы)
2 урын – Руслан Хәлиуллин (ТР, Чирмешән районы)
3 урын – Мөхәммәт Гайнетдинов (ТР, Сарман районы)
«Иң яхшы чәй продукты» номинациясе
1 урын – Гүзәлия Хадиева (ТР, Казан шәһәре)
2 урын –Дилбәр Бәдретдинова (Төньяк Осетия- Алания Республикасы, Владикавказ шәһәре)
3 урын –Сөмбел Хәсәнова (Омск өлкәсе)
3 урын – Гөлназ Аптукова (Пермь крае)
«Иң уңышлы бизнес» номинациясе
1 урын – Виталий Котников (Алтай крае)
2 урын – Варис Исәнбердин (ТР, Казан)
3 урын – Рөстәм Абдулин (Хабаровск крае, Комсомольск-на-Амуре шәһәре)
«Чәй традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклаучы» номинациясе
1 урын – Лилия Билалова Лилия (Свердловск өлкәсе)
2 урын – Миләүшә Җиһаншина (Башкортстан Республикасы)
3 урын – Гөлназ Әхмәдишина (ТР, Актаныш районы)
3 урын – Рәшидә Хәмзина Рәшидә (Новосибирск өлкәсе)
Махсус бүләкләр:
1. Мәрзия һәм Васил Юнысовлар (ТР, Тәтеш районы)
2. Сәлимә Арсланова (ТР, Тәтеш районы)
3. Флүрә Нуретдинова (Башкортстан Республикасы)
4. Роза Салимҗанова, Рәзидә Шәмсетдинова (ТР, Тәтеш районы)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз