news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районында Гаилә елына багышланган ял кичәсе булды

Тәтеш районы мәдәният йортында Россиядә Гаилә елына багышланган «Дөнья гаиләдән башлана» дип исемләнгән ял кичәсе булды. Бу хакта «Тәтеш таңнары» сайты Тәтеш район мәдәният йортына сылтама белән хәбәр итә.

Чарада иҗади, күп балалы гаиләләр һәм махсус хәрби операциядә канашучыларның гаиләләре җыелган иде. Бәйрәмдә катнашучылар иҗади рәвештә үз гаиләләрен тәкъдим итте, талантларын күрсәтте, «Гаилә хәзинәләре сандыгы», «Көй уйлап кара!», «Караоке», «Тәрҗемәче», «Супер уен» викториналарында һәм күңел ачу, бию конкурсларында катнашты.

Балалар әти-әниләре белән бергә гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр белү буенча ярышты, гаилә бердәмлеге символы булган дуслык, мәхәббәт гаилә муенсасын булдыруда катнаштылар.

Кичә дәвамында кунаклар һәм катнашучылар өчен үзешчән сәнгать артистлары башкаруында яраткан җырлар яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100