news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтеш районында «Әтрәч укулары» узды

Тәтеш районында «Әтрәч укулары» узды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Тәтеш районының Зур Әтрәч авылында быел егерменче тапкыр «Әтрәч укулары» узды. Ел саен үткәрелә торган күркәм чара изге дога һәм җылы эчтәлекле вәгазь белән башланып китте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның хәер-фатихасы белән уздырыла башлаган әлеге чара үз мәйданчыкларына ел саен район, авыл халкын гына түгел, ә тирә-күрше төбәкләрдән дә йөзләгән дин-кардәшебезне җыя.

Көннең беренче яртысында тау башындагы зиратта башланган чара янәшәдәге «Изгеләр чишмәсе» буенда дәвам итте. Бирегә җыелган халык дин белгечләре чыгышын, мөнәҗәт-бәетләр тыңлады, тау астындагы чишмә суын эчеп ләззәтләнде.

Бәйрәм күмәк мәҗлес белән тәмамланды. Шунысы да игътибарга лаек, авыл халкы биредәге табынны күмәкләшеп әзерли.

news_right_1
news_right_2
news_bot