Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчү кампаниясен төгәлләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчү кампаниясен төгәлләде. Муниципалитет игенчеләре 44 мең гектарда чәчү эшләрен башкарган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кайбыч районында 35,4 мең га мәйданда чәчү эшләре башкарылган яисә планның 97 проценты, шулай ук Апас районында – 33,8 мең га (96 процент), Спас районында – 39,9 мең га (95 процент), һәм Чистай районында – 61,2 мең га (94 процент)», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Татарстанда барысы 1,5 млн га мәйданда сабан культуралары чәчелгән, бу планлаштырылган күләмнең 82 процентын тәшкил итә. Борчак һәм арпа чәчү төгәлләнде инде.
Сабан бодае 329 мең га мәйданда чәчелгән, бу планның 86 процентын тәшкил итә. Шикәр чөгендере 51,8 мең га яисә 96 процент мәйданда чәчелгән, көнбагыш - 256,3 мең га яисә 90 процент.
Моннан тыш, 16 районда бәрәңге утырталар. План буенча 5,6 мең га мәйданда эш башкарылырга тиеш, 2,1 мең гектардан артык мәйданда эш төгәлләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз