news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтеш районы мәктәпләре «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды

Тәтеш районы мәктәпләре «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Фото: tetushi.tatarstan.ru/tat/

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Тәтеш районы Нармонка мәктәбендә «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе уза. Бу хакта «Тәтеш таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Бу акция совет халкының фашизмга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгына Хәтер һәм хөрмәт символы. Укучылар һәм педагоглар үз уку йортының тәрәзәләрен Җиңү символлары белән бизәргә өндәүгә энтузиазм белән җавап бирделәр.

Бу акциядә катнашу балаларга үткәннәр белән элемтәне тоярга, үз илләре өчен горурланырга һәм ветераннарга рәхмәт белдерергә мөмкинлек бирәчәк.

фото: tetushi.tatarstan.ru/tat/

Тулырак: http://tetyushy.ru/news/inunan-80-ellygy/inu-tarazalare-botenrossiia-akciiase

news_right_1
news_right_2
news_bot