Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәтеш районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтте
Татарстанның Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов чираттагы тапкыр махсус хәрби операция уздыру зонасында командировкага барды. Ул республика халкы хезмәт итә торган хәрби частьларда булды, шулай ук гуманитар йөк китерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.
Сафиуллов махсус операциядә катнашучыларга Ватан алдындагы бурычка тугрылыклы булулары өчен рәхмәт белдерде. «Махсус операциянең тизрәк тәмамлануын һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын телим!» - диде район җитәкчесе.
«Россия – безнең Ватаныбыз. Безнең икенче әни ул – Туган ил, бөек Россия», - дип билгеләп үтте ТР вице-премьеры — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин. Ул шулай ук очрашуда катнашты.
- Хәзер потенциаль хәрби хезмәткәрләр өчен контракт хезмәтенә бару өчен тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сум һәм күбрәк акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
- Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
- Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз