news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районы башлыгы авылдагы спорт үзәкләре турында: Залга 60 яшьтән өлкәннәр дә йөри

Районда тугыз авылда спорт үзәге бар.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов авыллардагы спорт үзәкләренең эшләү тәртибен аңлатты.

«9 авылда фитнес үзәге төзелде, берсе эшли инде. Мин аларны махсус авылда төзеттем. Финанслау буенча Татарстан Президентына мөрәҗәгать иттек. Анда ким дигәндә ике белгеч - инструктор, тренер кирәк була. Белгечләр белән авырлык юк. Тыштан караганда гына бина әллә нәрсә түгел кебек, ә эчтә бөтен җиһазлар бар», - ди җитәкче.

Район башлыгы сүзләренчә, Бакырчы авылында ачылган спорт үзәгенә төрле яшьтәге кешеләр йөри.

«Анда 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр дә, яшьләр дә йөри. Белгеч аларга дөрес күнегүләр сайларга тиеш», - диде ул Тәтештә журналистлар белән очрашуда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100