news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татэнергосбыт» җылылык энергиясе өчен бурычлары булганнарны барлый

Арада Казан, Чаллы, Түбән Кама – исемлекнең башында

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта, төгәлрәге, 30 сентябрь мәгълүматларында күрсәтелгәнчә, «Татэнергосбыт»ка җылылык буенча бурычы булган предприятиеләр арасында Казанныкылар 300 млн. сумга җыела, Чаллыда 10 предприятие 100 млн. сумга якын бурычлы һәм «КАМАЗ»ның гына да узган җылыту сезоныннан 80 млн. сум бурычы калган, Түбән Камадагылары – 333 млн. сум.

 Болардан тыш, Казандагы иң зур 9 идарәче компаниянең 56 млн. сумнан артык гомуми бурычы җыелган һәм арада 46 млн. сум белән бурычлы «Уютный дом» исемлектә иң беренче, торак милекчеләре ширкәтләреннән 298енең 8 млн. сумга якын бурычы өелгән. Чаллыда «Камстройсервис»ның 1,5 млн. сум бурычын 13 октябрьгә кадәр каплавы көтелә, Түбән Камада торак милекчеләре ширкәтләренең 8е белән әлегә проблемалар бар. Болар хакында бүген «Татэнергосервис» ААҖ директорының энергия һәм куәт сатып алу һәм сату буенча беренче урынбасары Олег Зверев шәрехләде. Шул рәвешле, Казанның гомуми бурычы 320 млн. сум, Чаллының – 100 млн. сумнан күбрәк, Түбән Каманың  – 160 млн. сум.

«Шәһәр хакимиятләре белән бурычлылар буенча без очрашып сөйләшүгә әзер, ләкин җылыту сезоны башланганчы шуны тәкъдим итеп карадык, теләүче булмады», - дип белдерде О.Зверев.

Искәртеп үтәбез: 30 сентябрьгә республика буенча җылылык кулланганга бурыч суммасы 581 млн. сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100