news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татэнерго” Татарстанның эре шәһәрләрен җылылык белән тәэмин итәчәк

“Татэнерго” Татарстанның эре шәһәрләрен җылылык белән тәэмин итәчәк

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). “Татэнерго” ААҖ Татарстанның 100 меңнән артык кешесе булган шәһәрләрен җылылык белән тәэмин итү схемасын реформалауда катнашуы механизмын эшләячәк. Энергохолдингның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мондый карар кичә ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры вазифаларын башкаручы Алексей Пахомов рәислегендә узган компаниянең Директорлар советы утырышында кабул ителде.

Исегезгә төшерәбез, “Татэнергог”ны республиканың эре шәһәрләрен җылылык белән тәэмин итүне үстерүгә җәлеп итү программасын эшләү турында беренче тапкыр Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның гыйнварында белдергән иде. Хәзерге вакытта “Татэнерго” Казан, Чаллы һәм Түбән Каманы җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итә.

Утырышта “Татэнерго”ның 2004 ел өчен бюджеты үтәлеше һәм чыгымнар белән идарә итү программасын гамәлләштерү турындагы хисаплар тыңланды һәм хупланды. Директорлар советы әгъзалары бертавыштан билгеләп үткәнчә, коллектив алдында куелган финанс-икътисади һәм җитештерү-техник бурычлар тулы күләмендә үтәлгән. Шулай ук компаниянең 2005 елга һәм 2008 елга кадәр инвестиция программасы каралды.

news_right_1
news_right_2
news_bot