news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татэнерго»га Интернет аша сораулар бирергә мөмкин

«Татэнерго»га Интернет аша сораулар бирергә мөмкин

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Бүген "Татэнерго" ААҖ сайтында республика җәмәгатьчелеге белән аралашу сервисы пәйда булды. Ул энергия холдингының хезмәт күрсәтү мәсьәләләрендә үзара аңлашу һәм килешү максатыннан оештырылган мәгълүмати яктан ачыклык сәясәтен чынга ашыруның бер өлеше, дип хәбәр итә компаниянең матбугат үзәге. Аерым алганда, абонентларның энергия счетчикларын алыштыру, электрны куллануны исәпләү, йөрт эчендәге челтәргә хезмәт күрсәтү буенча күп сораулар туа.

Хәзер «Татэнерго»дан электр һәм җылылык энергиясен кулланучы һәр кеше (шәхси яки юридик зат) энергетикларга турыдан-туры кызыксындырган сорауларын бирә ала. Моның өчен сайтның “Мабугат хезмәте” бүлегендә “Сораулар һәм җаваплар” Web-кушымтасы эшли башлады. Барлык сораулар да энергия системасы бүлекчәләренә тапшырылачак. Еш бирелә торган сорауларга җаваплар сайтта урнаштырылачак, ә кайберләрен адресантларның үзләренә җибәрәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot