Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татэнерго филиалы күп катлы йортта кайнар суны 2 ай бетереп торган өчен штрафка тартылды
Түбән Кама җылылык челтәрләрен (Татэнерго филиалы) Түбән Каманың Химиклар проспектындагы 64нче йортта яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча штрафка тарттылар. Бу хакта Татарстан Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү күрсәткәнчә, Татэнерго филиалы 62нче үзәк җылылык пунктында планлы эшләр башкарган. График нигезендә, ремонт 27 апрельдән 27 майга кадәр дәвам итәргә тиеш булган.
«Чынлыкта, краннан ике ай буе диярлек (10 майдан 8 июльгә кадәр) кайнар су килмәгән. Бу фактны компания документлары да, шәһәр халкының күпсанлы шикаятьләре дә раслады. Кайнар суны бетерүнең чынлыктагы вакыты закон тарафыннан рөхсәт ителгән барлык нормалардан шактый артып киткән», – диелә ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәрендә.
Компаниягә административ эш кузгаттылар. Ул 5 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз