news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаның 26 районында рапс, арпа һәм бодай чәчүгә керештеләр

Татарстаның 26 районында рапс, арпа һәм бодай чәчүгә керештеләр
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Татарстанның 26 районында рапс, арпа һәм бодай чәчә башладылар. Быел язгы чәчү мәйданы 1,8 миллион гектар тәшкил итә. Чәчү буенча күрсәткечләр планның 1 процентына якынлаша (14,7 мең гектар). Бу хакта РТ Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров белдерде.

Барлык районнар белән видео-конференция элемтәсе режимында киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Җәббаров сүзләренчә, хәзерге вакытта барлык районнарда чәчүлекләрне тукландыру һәм тырмалау эшләре бара. Алар буенча үтәлү проценты яртысыннан артып, 54 процентны тәшкил итә. 145 мең гектар күпьеллык үлән һәм 287 мең гектар уҗым культуралары тукландырылган.

Тырмалау 384 мең гектар мәйданда, яки планның 14 процентына үтәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100