news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаның Лаеш районында күңел ачу паркы төзиячәкләр

Төркия ягыннан гомуми инвестицияләр күләме 650 миллион доллар тәшкил итәчәк.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Татарстаның Лаеш районы Столбище авылында күңел ачу паркы төзиячәкләр. Бу хакта Казанның Совет районы хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Районда Төркия делегациясе эшлекле сәфәр белән булды. Төркия инвесторлары Столбище авылында урнашкан Смарт-сити җир участокларын карадылар. Төркия эшмәкәрләре бу территорияне тематик парк проектын гамәлгә ашыру мәйданчыгы буларак карыйлар.

Проектка 200дән артык кибет, төрле туклану нокталары, кунакханәләр, 5D кинотеатры, бөтен гаилә өчен аттракционнар кергән.

Төркия ягыннан гомуми инвестицияләр күләме 650 миллион доллар тәшкил итәчәк дип планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot