news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаның элеккеге икътисад министры Казан университеты ректоры урынбасары итеп расланды

КФУ ректоры боерыгы белән Марат Сафиуллин ректорның икътисади һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары итеп билгеләнде

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Татарстаның элеккеге икътисад министры Марат Сафиуллин Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры урынбасары вазыйфасына расланды.
“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә вузның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, КФУ ректоры боерыгы белән Марат Сафиуллин ректорның икътисади һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары итеп билгеләнде.
Марат Сафиуллин ТР икътисад министры вазыйфасыннан киткәч ТР Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәген җитәкләде. Анда экс-министр ике вазифаны да бергә алып бара ала, дип белдерделәр. Үзәктә Марат Сафиуллинның статусы үзгәрү хакында бернинди яңа документлар булмады, дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot