Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстаның чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе сезонга нәтиҗәләр ясарга җыелды
Федерациянең елга нәтиҗәләр ясау утырышында республиканың иң яхшы чаңгычылары бүләкләнә, киләсе сезонга бурыч-максатлар билгеләнә.
(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген Татарстанның чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе сезонга нәтиҗәләр ясарга җыелды.
Утырышны федерация президенты Илшат Фәрдиев ачып җибәрде. Аның сүзләренә караганда, быелгы сезон Татарстан чаңгы спорты тарихында иң уңышлысы булган. “Сезон нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре арасында узган ел 7 нче урын яулаган команданың 4 нче баскычка күтәрелүе, Россия кубогын яулавы сезонның нәтиҗәле булуы хакында сөйли”, - диде Илшат Фәрдиев.
Татарстанда бүген чаңгы спорты белән 37 балалар спорт мәктәбендә шөгыльләнергә була, 2017 елда гына 11 модульле чаңгы базасы төзелгән. Шуның нәтиҗәсе буларак, чаңгы спорты белән массакүләм шөгыльләнүгә игътибар бирелә.
Ә халыкара аренада Россия җыелмасына кергән чаңгычыларыбыз зур уңышка ирешә. Шәхси нәтиҗәләр буенча, сезонның иң зур уңышы – Яшел Үзән чаңгычысы Андрей Ларьковның дөнья чемпионатында көмеш медаль яулавы булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз