Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанстат вәкиле рәсми статистикада бәяләр кимрәк булып тоелу сәбәбен аңлатты
Статистлар ваклап сатудагы бәяләр анализлый.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина рәсми статистика биргән бәяләрнең ни өчен түбәнрәк булып тоелганын аңлатты.
Татарстанстат атна саен Татарстан буенча азык-төлекнең уртача бәясен биреп бара. Кайбер кешеләр аларның кибеттәге бәяләр белән чагышмавын күзәтә. Мәсәлән, Татарстанстат сайтында ак ипинең бер килограммы 60 сум дип күрсәтелгән. Бер ипи якынча ярты килограмм булса, бу бәягә ике ак ипи алып буламы дигән сорау туа.
«Күзәтүгә ваклап сатудагы бәяләр алына. Халык азык-төлекне кайдан сатып ала, без дә шунда йөрибез. Монда федераль челтәр кибетләре дә, башка кибетләр дә, базарлар да керә. Без бәяләрне 1,6 меңнән артык ноктадан күзәтәбез. Аларның барысын исәпләгәндә, рәсми күрсәткечләр килеп чыга. Бәяләрне исәпләү методикасы белән безнең сайтта танышырга мөмкин», — диде Наталья Гатауллина Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз