news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанстат: Татарстанда ипи бәясе Самара һәм Түбән Новгородтан арзанрак

«Эвотор» IT-компаниясе бодай ипиенә иң югары бәя Казанда дип белдерә, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу мәгълүмат дөрес түгел дип саный.

Татарстанстат: Татарстанда ипи бәясе Самара һәм Түбән Новгородтан арзанрак
архив

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда бодай ипиенә бәяләр Самара, Түбән Новгород һәм Киров өлкәләре, шулай ук Чувашстан Республикасына караганда түбәнрәк. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларына сылтама белән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстанстатның рәсми мәгълүматлары буенча, ипи бәяләре арыш һәм арыш-бодай төркеме буенча килосы 44,33 сум тәшкил итә, бу - Идел буе федераль округы төбәкләре арасында арзанлык буенча 8нче урын. Беренче сортлы бодай оныннан пешерелгән ипинең килограммы 50,22 сум тора. Димәк, Идел буе федераль округы буенча 10нчы урын.

«Ипи җитештерү өчен он сатып алу бәяләре артуга карамастан, Татарстанда икмәккә бәяләр сизелерлек үзгәрмәде», – диделәр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Шул ук вакытта «Эвотор» IT-компаниясе тикшеренүләренә нигезләнеп, Казанда бодай оныннан пешерелгән ипинең иң югары бәядә булуы  хәбәр итә. «Казанда традицион сәүдә кибетләрендә, икмәк пешерү оешмаларында һәм җәмәгать туклануы биналарында урнашкан 1000 смарт-терминалны кулландык», - дип хәбәр иттеләр «Эвотор» матбугат хезмәтендә.

Авыл хуҗалыгы министрлыгында тикшеренүне тәнкыйтьләделәр. «Эвотор» компаниясе үткәрә торган тикшеренүләрдә әлеге төбәкләр буенча бәяләр чагыштырырлык түгел, чөнки сәүдә челтәрләре киштәләрендә тәкъдим ителгән ипинең рецептурасы һәм күләме кебек факторлар исәпкә алынмаган», - дип аңлаттылар ведомство матбугат хезмәтендә.

Казанда «Лента» кибетләрендә башка производстволарда бодай оныннан пешерелгән ипинең уртача бәясе 27,5 сум һәм үзе җитештергән ипи 27 сум тора, дип хәбәр иттеләр челтәр матбугат хезмәтендә. Казанда «Ашан» кибетләре челтәрендә сентябрьдә бодайдан пешерелгән батонның уртача бәясе 24 сум, ә ак икмәк 30 сум булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100