Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанстат республикада 1 июльгә билгеләнгән пенсияләрнең уртача күләмен атады
2024 елның 1 июленә Татарстанда билгеләнгән пенсияләрнең уртача күләме 20775,9 сум тәшкил итте. Бу Татарстанстат республиканың социаль-икътисади үсеше турында әзерләгән докладтан билгеле булды.
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 2023 елда билгеләнгән пенсияләрнең реаль күләме республикада 1,4 процентка кимегән.
Әлегә 1 июльгә билгеләнгән пенсияләрнең уртача күләме шул ук датага Татарстан халкының уртача исәпләнгән хезмәт хакына ничек туры килүе билгесез. 1 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, аларның нисбәте 29,6 процент тәшкил иткән.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада реаль хезмәт хаклары 10,4 процентка арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз