news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанстат җитәкчесе коллегаларын Статистика хезмәткәре көне белән котлады

Бүген, 25 июньдә, Статистика хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Бу көн 12 ел элек рәсми бәйрәм итеп итеп игълан ителгән. Статистика хезмәтенә быел 215 ел тула. Россия Федерациясе дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина коллегаларын котлады.

«Һөнәри бәйрәмебездә сезгә һөнәри үсеш, яңа проектлар, шулай ук нык сәламәтлек, шәхси бәхет, сүрелмәс дәрт телим», – диде Гатауллина.

«Бу бәйрәм статистика мәгълүматларын формалаштыручылар өчен генә түгел, ә безнең мәгълүматны идарәчелек карарлары кабул итү өчен кулланучылар, шулай ук аны үзләренең көндәлек, һөнәри, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлегендә кулланучылар өчен дә мөһим», – дип өстәде Татарстанстат җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot