news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанстат җитәкчесе: Татарстанлылар җанисәптә элеккечә актив булыр дип өметләнәм

Быел Россия тарихында беренче мәртәбә электрон рәвештә җанисәптә теркәлергә була.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина Татарстанлыларның Бөтенроссия халык санын алуда элеккечә актив буласыларына өметләнә.

«Татарстанда җанисәптә катнашучылар саны һәрвакыт күп булды. Монда катнашудан баш тартучыларның өлеше бер процентка да тулмый иде. Мин кешеләрнең үзаңы традицион рәвештә югары дәрәҗәдә калыр дип өметләнәм», — диде Наталья Гатауллина ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Журналистлар Татарстанстат җитәкчесеннән халык санын алучылар еракта урнашкан кече авылларга барып җитә алырмы икән дигән сорау бирделәр. Наталья Гатауллина авыл халкын исәпләү борчу тудырмаганын әйтте.

«Авыл халкы бик ачык була. Шәһәрдә яшәүчеләр күршесенең дә кайда икәнен белмәскә мөмкин, ә авылдагы кешеләр бер-берсе белән я туганнар, я якын аралашучы күршеләр», — диде ул.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр барачак. Язып йөрүчеләрне өйләренә кертергә теләмәгән кешеләр үзләре турында мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталында терки ала, яисә сан алу участокларына мөрәҗәгать итә ала. Барлыгы 1185 халык саны участогы булдырылган. Алар күпфункцияле үзәкләрдә дә эшләячәк.

Халык санын алучылар йорт хуҗасын очрата алмаса, аңа җанисәптә катнашуның башка ысуллары турында белешмә калдырачаклар. Быел Россия тарихында беренче мәртәбә электрон рәвештә җанисәптә теркәлергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100