news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанстат башлыгы карабодайга бәяләр артуын аңлатты

Карабодай ярмасы бәясе критик күрсәткечләргә кадәр артмасын өчен аның запаслары җитәрлек, дип саный Наталья Гатауллина.

Татарстанстат башлыгы карабодайга бәяләр артуын аңлатты
pixabay.com/СС0

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстанда карабодай ярмасына бәяләрнең артуы карабодай чәчүлекләре мәйданнарының кимүенә бәйле. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең (Татарстанстат) территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина хәбәр итте.

«Карабодайга бәяләр бераз арта. Мөгаен, бу карабодай чәчү мәйданнарының кимүенә бәйле. Бездә карабодай запасы җитәрлек, аның бәяләре критик күрсәткечкә кадәр үсәр дип уйламыйм», – диде Гатауллина.

Татарстанстат сайтында төп туклану продуктларына атна саен бастырылган мониторинг нигезендә, 21-28 октябрьдә карабодайга бәя 2,1 сумга (38,04 сумнан 40,22 сумга кадәр) арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100