Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан боксчысы Сергей Сергеев ике тапкыр Россия чемпионы булды
Саранскида ир-атлар арасында бокс буенча 35нче Россия чемпионаты тәмамланды. Чемпионатта Россиянең 62 төбәгеннән килгән 312 спортчы медальләр өчен көрәште.
Татарстан боксчысы, ТР «Динамо» физкультура-спорт оешмасын тәкъдим итүче Сергей Сергеев башта ярымфиналда Россия чемпионатларының өч тапкыр бронза призеры Әмин Кушховны (Кабарда-Балкар Республикасы) отты.
Аннары финалда Данил Прокудинны (Новосибирск өлкәсе — Саха (Якутия)) җиңеп, 75 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә ике тапкыр Россия чемпионы исемен яулады.
54 килограммлы үлчәү категориясендә Татарстанның тагын бер вәкиле Айдар Фәсәхов (Түбән Кама) чемпионатның бронза призеры булды. Ярымфиналда хөкемдарлар карары белән ул Леонид Чебодаевка (Хакасия — Красноярск крае) оттырды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз