Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан таможнячылары махсус хәрби операция зонасына Nissan Fuga автомобилен тапшырды
Фото: Татарстан таможнясы матбугат хезмәте
Татарстан таможнячылары махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә конфискацияләнгән Nissan Fuga автомобилен тапшырды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бу - хәрбиләр ихтыяҗына тапшырылган инде 12нче автомобиль. Барлык транспорт чаралары да таможня кагыйдәләрен бозган өчен конфискацияләнгән һәм суд карары белән федераль милеккә әйләндерелгән.
Автомобильне тапшыру процедурасы алдыннан белгечләр чит ил машинасының техник халәтен тикшерде. Автомобиль төзек, ул тулысынча эшкә яраклы.
Татарстан таможнясы башлыгы Марат Гәрәев чит ил машинасы ачкычын Казан гарнизонының хәрби комендатурасы вәкилләренә шәхсән үзе тапшырды.
Хәрбиләр әйтүенчә, тиздән автомобиль фронт сызыгына юл тотачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз