news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан укучылары яшьләр дипломатиясен үстерү өчен Абу-Дабига китте

Татарстан делегациясе «Дуслар» халыкара яшьләр лагеренда катнашу өчен Абу-Дабига юл тотты. Смена 2026 елның 12-19 ноябрендә уза. Катнашучылар Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән яшьтәшләре белән танышачак һәм мәдәният, спорт, медиа, яшьләр дипломатиясе, экология, волонтерлык өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү буенча инициативалар әзерләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы төбәк бүлеге тарафыннан Яшьләр дипломатиясе академиясе һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Делегация составына 78 кеше кергән, алар арасында Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Бөгелмә, Чаллы, Мамадыш, Лаеш шәһәрләре, Столбище, Иске Чүпрәле, Урыссу, Кече Шилнә һәм Урмандәй авылларыннан 14-17 яшьлек мәктәп укучылары, шулай ук озатып йөрүчеләр һәм оештыручылар бар.

Балалар укуда, җәмәгать эшендә һәм мәдәни-иҗади эшчәнлектә югары нәтиҗәләр күрсәткән, халыкара мөнәсәбәтләр белән кызыксына һәм инглиз телен камил белә. Һәрберсе төбәк дәрәҗәсендә сайлап алынган һәм сәфәргә махсус әзерлек узган.

Лагерь программасы Татарстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре яшьләре арасында хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән. Катнашучыларны лекцияләр һәм интерактив дәресләр, команда активлыклары, иҗади мастер-класслар, яшьтәшләре һәм Әмирлек вәкилләре белән очрашулар көтә. Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең традицияләре, мәдәни мирасы белән танышу аларга бер-берсен яхшырак аңларга һәм уртак кызыксыну объектлары табарга ярдәм итәчәк. Программага шулай ук Мөхәммәд бен Заид исемендәге Гуманитар университетка, Мөхәммәд ибн Рәшид Әл Мактум Белем фондына һәм Абу-Дабидагы Рус мәктәбенә бару да кертелгән.

Катнашучылар тарафыннан мәдәният, спорт, медиа, яшьләр дипломатиясе, экология һәм волонтерлык өлкәләрендә әзерләнгән инициативалар сменаның гамәли нәтиҗәсе булачак. Уртак проект эше укучыларга яңа белемнәрне куллану, лидерлык сыйфатларын күрсәтү һәм Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең алга таба хезмәттәшлеге өчен идеяләр тәкъдим итү мөмкинлеген бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot